Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 декабрь 2025, 19:03

Якташыбызны Нефтеюганскида наркотиклар өчен хөкем иткәннәр

Аның рюкзагыннан тыелган матдәләр табылган. 

Якташыбызны Нефтеюганскта наркотиклар өчен хөкем иткәннәр
Якташыбызны Нефтеюганскта наркотиклар өчен хөкем иткәннәр

Уфада туып-үскән бер хатын Нефтеюганскида зур күләмдә наркотиклар сатырга тырышуы өчен алты елда ун айга каты режимлы колониягә озатыла. 

Ханты-Манси автоном округы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, чыгышы белән Башкортстаннан булган 35 яшьлек хатынны Нефтеюганскида тоткарлаганнар. Аның рюкзагында 2 кг 987 грамм эфедрон, ягъни тыелган матдә табылган.

Ачыкланганча, якташыбыз таныш түгел кешедән зур партия наркотиклар сатып алып, аны Югра һәм Ямал территориясендә яшерен урыннарга "закладка" куеп йөргән. Ханым наркотикларны крипта акчага саткан, аннан аны 113 мең сумнан артык күләмдә безнең акчага әйләндергән.

Суд хатынны гаепле дип таныган һәм 6 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткән.

Фото: ХМАО-Югра буенча Эчке эшләр министрлыгы

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас