Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 ноябрь 2025, 00:56

Наркотиклар белән тотылган

Уфа суды тиздән бер хатынга наркотиклар сатканы һәм таратканы өчен хөкем карарын чыгарачак.

Быел апрельдә бер хатын дусты белән наркотиклар сату буенча интернет-кибеткә эшкә урнашкан. Алар наркотикларның зур партияләрен сатып алып, бәләкәй төргәкләргә төреп, таратып йөргәннәр, курьерлар булып эшләгәннәр.

Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хатынны кулга алганчы, ул берничә ай дәвамында эшләп өлгергән.

Җинаятьченең телефонында криптоянчык тапканнар, аннан ул 25 мең сум акчалата чыгарган.

Уфалы суд каршына басачак, ә аның бергә эшләгән дустына суд аерым булачак.

Чыганак: ufa.mk.ru

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас