Башкортстанда прокуратура таләбе буенча суд Чиләбе өлкәсе кешесенә наркотиклар саткан өчен җәзаны катылаткан.
Узган ел апрельдә 41 яшьлек ир наркотиклар партиясе яшерелгән урын турында белгән. "Товар"ны ул кием кесәсендә һәм өендә саклаган.
Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлаган һәм аңа наркотикларны законсыз сатарга тырышуда гаепләгән.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ведомство беренче инстанция суды карарына шикаять биргән. Нәтиҗәдә алтынчы кассацион суд ирне гаепле дип таныган һәм каты режимлы колониядә тугыз елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткән.
Наркотиклар сатып, зур акча эшләү теләге бу ирне менә шулай итеп, ирегеннән мәхрүм иткән. Җиңел юл белән килгән акча бәхет китерми шул. Кайберәүләр моны аңламый. Ул да, яшьтәшләре кебек, тыныч кына яшәр иде, эшенә барыр иде, гаиләсе янында булыр иде. Ә моның урынына аңа 9 ел дәвамында таш төрмә идәненә карарга гына кала.