Уфа шәһәре хакимиятендә оператив киңәшмә узды, анда Идарә башлыгы урынбасары Владислав Тарунов республикада наркоҗинаятьләр белән бәйле хәлләргә тукталып үтте.
2025 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча, 1400дән артык наркоҗинаять теркәлгән. Шуларның 1120се наркотик һәм психотроп матдәләр сату белән бәйле. Законсыз әйләнештән 32 килограммга якын тыелган психоактив матдә, шул исәптән 4 килограммнан артык үсемлек наркотигы һәм 14 килограммнан артык синтетик наркотик матдә алынган.
Махсус оператив бүлекчәләр хезмәткәрләре тарафыннан Уфа шәһәрендә наркотик матдәләр җитештергән һәм саткан ике яшерен лаборатория эшчәнлеге туктатылды.
«Наркозаслон», «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит», «МАК», «Уклонист», «Наркопритон», «Чиста буын» кебек профилактик чаралар үткәрелүгә карамастан, хәл безнең төбәктә әле һаман катлаулы булып кала бирә. Владислав Викторович ассызыклаганча, күрелә торган чаралар җитәрлек дәрәҗәдә түгел, полиция үзе генә наркоманияне җиңә алмый, бөтен җәмгыять белән көрәшкәндә генә наркоманиягә каршы торып булачак.
Кайда наркотик җитештерәләр, кайда саталар, кулланалар - әгәр күрәсез, ишетәсез икән, битараф калмагыз, полициягә хәбәр бирегез, дуслар!