Торак йорт сату-алу эшен башкарганда аеручы игътибарлы булырга кирәк шул. Әйтик, Мәскәүдә яшәүче Виталий 62 яшьлек күршесеннән 6 ел элек фатир сатып алган булган, бүген исә шуны күршесе кире тартып алган.
Ул үзенең акылга җиңел булуын раслаган һәм торак сатканын аңламаганга салышкан. Менә шундый хәлгә калмас өчен нишләргә?
Виталий хатыны белән шул вакыт эчендә бу фатирда ремонт эшләгән, яңа җиһазлар сатып алганнар - миллионга якын акча сарыф ителгән.
Суд пенсионерга ышанып, аңа фатирын кире кайтарткан, ә Виталий акчасыз да, фатирсыз да калган.
Хәзер алданган гаилә суд карарына шикаять бирергә тели, әмма моңа өмет юк диярлек, чөнки күрше хатынның кулында – диагнозы турында белешмә.
Әйткәндәй, әлеге хәрәм юл белән саткан торакны кире кайтарып алуның бу беренче очрагы гына түгел икән, мондый хәлләр булгалап тора, дигәннәр суд приставлары.
Сатып алучы мәнфәгатьләрен яклаучы Уфа адвокаты Данис Насыйров бу хәлгә фикерен җиткерде:
"Эшкә сәләтле булса да, фатир саткан вакытта үз гамәлләренең мәгънәсен аңларга яки алар белән җитәкчелек итәргә сәләтле булмаган хәлдәге кеше белән төзелгән килешү суд тарафыннан гамәлдә түгел дип танылырга мөмкин". Шулай итеп, хәтта психиатрия экспертизасы кешене менталь яктан сәламәт дип таныса да, бу әле килешү вакытында ул үз гамәлләренә җавап бирә ала торган дигән сүз түгел. Вакытлыча кеше аңының томалануын, постфактум үткәрелсә, психологлар нәтиҗә ясый ала.
– Экспертизаларны килешүдән соң берничә ел узгач билгеләү очраклары бар. Алты ел элек сатучының нинди хәлдә булуын психолог бүген ничек аңласын? Психологны да җиңел генә алдарга мөмкин, - ди белгеч. Хәтта нотариус белән килешүләр төзү дә алданулардан коткарып кала алмаячак дигән фикердә ул. Шуңа күрә фатир кебек зур әйберләр сатып алганда игътибарлы булыгыз. Озак сатылмыйча торган, яйсә бик очсыз күренгәннәренә дә кызыкмагыз, андыйны читләп үтегез.
Исегезгә төшерәбез, дуслар, әгәр сезгә тормышта шундый хәлләргә тарырга туры килсә, сыйфатсыз хезмәт күрсәткәннәр яки сыйфатсыз товарлар сатканнар икән, сез хокук саклау органнарына, шул исәптән Роспотребнадзорга да мөрәҗәгать итә аласыз. Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәгенең телефоны: 8 (800) 555-49-43 (шалтырату бушлай).