

Русиянең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән “На краю” (6+) яңа детектив веб-сериалы булдырылган. Ул кибермошенниклыкка каршы көрәш темасына багышлана.
Төп героиня Аня һәрвакыт җинаятьләрне тикшерү турында хыяллана – һәм менә язмыш аңа мөмкинлек бирә. Ләкин чын җинаятьчеләр Агата Кристи китапларындагы кебек түгел. Алар язулар калдырмый һәм кагыйдәләр буенча уйнамыйлар...
Сериал җинаять һәм административ эшләр мотивлары буенча төшерелгән. Ул җинаятьчеләр тарафыннан гражданнарны деструктив практикаларга җәлеп итү механизмнарын ача һәм аудиториядә цифрлы коммуникацияләрне куллану белән бәйле булган янауларны аңлауга юнәлтелгән.
Беренче серияне сылтама аша карарга мөмкин: https://vk.com/video-212264882_456239838
Яшь категориясе: 6+