Җинаять һәм җәза
24 октябрь 2025, 05:56

Балалар автобусын ялган документ белән йөрткән

Башкортстанда ялган машина йөртү таныклыгы белән мәктәп автобусы йөртүчесен тоткарлаганнар. Ир балаларны экскурсиягә алып барган, юлда аны полиция туктаткан.

Балалар автобусын ялган документ белән йөрткәнБалалар автобусын ялган документ белән йөрткән
Балалар автобусын ялган документ белән йөрткән

Благовещенда ДАИ хезмәткәрләре ялган документ белән мәктәп автобусы йөртүчесен тоткарлаган. Бу хакта Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Демьян Бедный урамында дәүләт автоинспекторлары руль артында 51 яшьлек ир утырган «ПАЗ» мәктәп автобусын туктаткан. Ул мәктәпнең 23 укучысын экскурсиягә алып барган. Документларны тикшергәндә аның машина йөртү таныклыгының ялган булуы һәм идентификация номеры буенча башка кешенеке булуы ачыкланган. Автобус йөртүчегә карата административ беркетмә төзелгән.

Автобус штрафстоянкага җибәрелгән. Машина йөртүчене тикшерү өчен полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Балаларга килгәндә, алар укытучылары белән бергә мәктәпкә кайтып киткәннәр. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас