

Стәрлетамак шәһәрендә бер яшь кәләш туй видеосын 154 көнгә тоткарлаган өчен аны гафу итә алмаган.
Туй көнне оператор язылышу тантанасын, мәҗлесне һәм барлык бәхетле мизгелләрен килеп төшергән һәм бу хезмәте өчен ул 18 мең сум акча алып киткән. Шуннан соң инде видео да юк, егет үзе дә юкка чыккан.
Яшь пар биш айдан соң гына оператор белән элемтәгә керә алган. Бәйрәмдәге видеоларны ул биргән: сыйфаты буенча барысы да яхшы булган. Тик, кәләш болай озак көттергәне өчен, операторны барыбер гафу итә алмаган, судка биргән. Мораль зыян өчен аңардан 100 мең таләп иткән.
Нәрсә булган соң операторга, дисезме? Яшьләрнең туеннан соң аның кинәт әтисе үлгән. Кайгыдан бу парның туе турында оныткан, бәлки бөтенләй кулына эш бармагандыр.
Нәтиҗәдә бу ирдән 23 мең сум туләткәннәр.