Җинаять һәм җәза
21 октябрь 2025, 19:36

Кымыз эчеп, руль артына утырган ир "права"сыз калган

Штраф та түләткәннәр. 

Кымыз эчеп, руль артына утырган ир "права"сыз калганКымыз эчеп, руль артына утырган ир "права"сыз калган
Кымыз эчеп, руль артына утырган ир "права"сыз калган

Республикада – гадәти булмаган хәл. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре документлар тикшерү өчен юлда бер машинаны туктаткан. Аралашкан вакытта руль артында утырган Абдулланың кәефе гаҗәеп яхшы булуы шик тудырган һәм аңа алкотестер ярдәмендә тикшерү үтәргә тәкъдим иткәннәр. Абдулла каршы килмәгән, әлбәттә, спирты эчемлек кулланмагач, бер нәрсәдән дә шикләнмәгән. Ләкин нәтиҗәдә прибор алкогольне рөхсәт ителгән нормадан артык күрсәткән.

Баксаң, бу ир бия сөтеннән ясалган кымыз белән дәвалана икән. Кымыз шифалы үзлекләре белән билгеле. Әмма бу эчемлек составында берничә процент алкоголь булуы турында уйланучылар бар микән? Аны эчсәң, алкотестер организмда алкоголь бар дип күрсәтергә мөмкин.

Беренчел тест нәтиҗәләрен раслау өчен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу ирдән медицина тикшерүе үткәрткән. Нәтиҗәдә аның канында алкоголь булуы чыннан да ачыкланган. Шуның нигезендә иргә ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Әйе, кымызның шифалы булуы турында һәммәбез белә, әмма Абдулла шикелле, кыен хәлгә калмас өчен,аны эчкән кеше руль артына утырырга ярамаганын да онытмаска тиеш!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас