Җинаять һәм җәза
22 октябрь 2025, 17:10

Башкортстанның миграция идарәсе башлыгы урынбасарын тоткарлаганнар

Бер-бер артлы җитәкчеләрне кулга алып торалар... 

Башкортстанның миграция идарәсе башлыгы урынбасарын тоткарлаганнарБашкортстанның миграция идарәсе башлыгы урынбасарын тоткарлаганнар
Башкортстанның миграция идарәсе башлыгы урынбасарын тоткарлаганнар

БР Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары, полиция майоры Рөстәм Абдрафиков законсыз миграция оештырганы өчен кулга алынган. Бу хакта төбәк Тикшерү комитеты хәбәр итте. 

 Абдрафиков коммерция компаниясе вәкиленә минималь штрафлар түләттереп, юридик затларны административ җаваплылыкка тартмыйча, 17 мигрантка эш визаларын озайтырга ярдәм иткән. Нәтиҗәдә дәүләт бюджетына 6,8 млн сумлык штраф акчалары керми калган, ип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас