Җинаять һәм җәза
20 октябрь 2025, 08:39

Машина йөртүченең "права"сы ялган булган

Полиция хезмәткәрләрен алдарга уйлаганмы?

Машина йөртүченең "права"сы ялган булганМашина йөртүченең "права"сы ялган булган
Машина йөртүченең "права"сы ялган булган

Туймазы районында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре юлда руль артындагы бер кешене туктатканнар, аның машина йөртү таныклыгы ялган булып чыккан. Бу хакта Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итә:

"Кичә «Урал» М-5 юлының 1317 чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре  ВАЗ-21154 автомобилен туктаткан, руль артында 27 яшьлек егет утырган. Полиция хезмәткәрләре аның документларын сораган һәм бу яшь кешенең машина йөртү таныклыгы ялган булуы ачыкланган. Машина йөртүчене тикшерү өчен полиция бүлегенә алып киткәннәр. Хәзер ялган документлар әзерләгән яки әйләнеше өчен җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә".

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас