Җинаять һәм җәза
20 октябрь 2025, 09:56

Имтиханнар өчен акча сораган

Башкортстанда полиция хезмәткәрләре колледж укытучысын студентлардан ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаган.

Имтиханнар өчен акча сораганИмтиханнар өчен акча сораган
Имтиханнар өчен акча сораган

 Шикләнелүче законсыз рәвештә студентлардан имтихан ведомостларында аларның белемнәрен тикшермичә генә билгеләр куйган өчен акча алган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Уфа шәһәренең бер көллиятенең 48 яшьлек укытучысы 2024 елның декабрендә студентлардан акча җыеп, аларга белемнәре өчен билгеләр куйган. Полиция хезмәткәрләре аның 44 шундый очракта катнашы барлыгын ачыклаган, зыян күләме 130 мең сум тирәсе тәшкил иткән. Мәсәлән, укучыларга белемнәрен тикшермичә генә "4" билгесе өчен - 3000 сум, "3" өчен - 2500 сум алган. Имтиханнар башланыр алдыннан ришвәт биреп яхшы билгеләр алу хәбәрен башка төркем студентларына да  җиткергәннәр. Укытучы тәкъдим иткән шартларга риза булып, яхшы билгеләр өчен акчаларын "зачетка"ларына кыстырып бирә башлаганнар. Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең тикшерү бүлеге тарафыннан әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчегә читкә чыгып китмәү һәм тиешле тәртибе турында язылу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.

Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас