Җинаять һәм җәза
17 октябрь 2025, 14:51

Якташыбызны зур партия наркотик белән тоткарлаганнар

Полиция хезмәткәрләре бер ирнең гаражында йөздән артык тыелган матдәләр төргәге тапкан.

Якташыбызны зур партия наркотик белән тоткарлаганнарЯкташыбызны зур партия наркотик белән тоткарлаганнар
Якташыбызны зур партия наркотик белән тоткарлаганнар

Дуслар ничек уйлыйсы, менә аста язып үтәсе кеше  наркотиклар белән шөгыльләнгән, аны дуслары яки күршеләре белгәнме? Әлбәттә, кем дә булса белгән. Ләкин полициягә хәбәр бирмәгәннәр. Ни өчен? Ваемсызлык, битарафлык?  Ул бит үзе генә түгел, башка кешеләрне дә шул упкынга этеп тышерә.

Шушы көннәрдә Стәрлетамакта оперативниклар аеруча зур күләмдә наркотиклар сатуда шикләнелгән 33 яшьлек кешене тоткарлаган. Бу хакта шәһәр Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Ирнең гаражын тикшергәндә полиция хезмәткәрләре 152 граммнан артык авырлыктагы 165 прессланган наркотик матдә кисәген тапканнар.

Шулай ук полиция хезмәткәрләре 71 грамм авырлыктагы кап һәм 6 грамм авырлыктагы наркотиклы үсемлек салынган кәгазь төргәген тапкан. Гаражында шулай ук наркотикларны төрү өчен кулланыла торган кораллар, электрон үлчәүләр һәм наркотиклар куллану өчен җайланмалар табылган. 

Моны ул, әлбәттә, үзе егенә әшләмәгән, аның ярдәмчеләре булган, алары наркотик кулланмасалар да, акчага алданып, ярдәм итешкәннәр. Ни өчен полициягә хәбәр итмәскә соң моны белә торып?

Әле исә аны кулган алганнар, препаратларны интернет аша сатып алуын һәм аларны таратырга план корганын таныган.

Аеруча зур күләмдә наркотиклар сатуга тырышу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа сак астында тоту рәвешендә чик кую чарасы билгеләнгән.

Әгәр сез якын тирәдә, күршегездә, урамыгызда наркотика белән шөгыльләнүче кешене күрәсез, ишетәсез икән, полиция чакырыгыз.Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт белән элемтәгә чыксагыз да була. Башкаларга да бу юлга басарга мөмкинлек бирмәгез, зинһар!

Чыганак: Башинформ биргән мәгълүмат кулланылды. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас