

Уфада полиция хезмәткәрләре наркотик кулланучыны тоткарлаган.
Совет районында наркоконтроль төркеме хезмәткәрләре наркотикларның законсыз әйләнешендә шикләнелеп, 24 яшьлек Уфа егетен тоткарлаганнар.
Тикшерү барышында тоткарланучының чалбар кесәсендә полиция хезмәткәрләре порошоксыман матдә төргәген тапканнар һәм тартып алганнар.
Эксперт-криминалистлар ачыклаганча, төргәк эчендә наркотик матдә - берничә дистә доза булган.
Тоткарланучыга карата РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.