Җинаять һәм җәза
15 октябрь 2025, 06:06

Җәяү генә йөргән булса...

 Ялганның гомере кыска.

Җәяү генә йөргән булса...Җәяү генә йөргән булса...
Җәяү генә йөргән булса...

 Ялганның гомере кыска.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әлшәй районында ялган документлар белән машина йөртүче ирне тоткарлаган. Раевский авылында «Лада Нива» йөртүчесен туктатканнар. Документларын тикшергәндә бу 49 яшьлек ирнең докментларының ялган булуы ачыклана.

Хәзер ул эш тиз эшләнә: машина йөртү таныклыгын мәгълүмат базасы буенча “куалар” да, бар да ачыклана.

Бу ирнең документлары ялган булуы һәм идентификация номеры буенча аның башка кешенеке булуы ачыкланган

Өстәвенә, элегрәк исерек хәлдә транспорт белән кабат идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган ул. Хәйләкәр водительгә карата машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ материал төзелгән. Автомобильне штрафстоянкага урнаштырганнар. Ир-егетне җирле полиция бүлегенә арытаба тикшерү өчен китергәннәр.

Хәзер инде РФ Җинаять Кодексының 327 буенча (ялган документлар ясау, ясау яки әйләнешкә кертү) җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас