Җинаять һәм җәза
15 октябрь 2025, 12:24

Үлгән кызлардан курчаклар ясаган

Түбән Новгород шәһәрендә яшәүче некрофил (мәетләргә җенси теләк белән караучы кеше) тиздән иреккә чыгачак.

Үлгән кызлардан курчаклар ясаганҮлгән кызлардан курчаклар ясаган
Үлгән кызлардан курчаклар ясаган

Анатолий Москвинны 2012 елда мәҗбүри дәвалану өчен психиатрия дәваханәсенә җибәргәннәр. Әле исә дәваханә җитәкчелеге аны якыннарына тапшырырга тели, моның өчен судка документлар биргәннәр.

Москвинга шизофрения диагнозын куйганнар. Тора-бара аның чире көчәйгән, активлыгы да югалган, кешеләр белән дә аралашмый башлаган.

Бу ир балачактан ук мәетләр темасы белән кызыксынган һәм төрле зиратларда йөрергә яраткан.

13 яшендә булган хәлне исенә төшереп ул болай дип сөйләгән: " Таныш бер сектант хатынның 11 яшьлек кызы үлгәч, мин дә аны озатышырга бардым. Шунда мине мәетнең ирененнән үбәргә мәҗбүр иттеләр".

Некрофилны 2011 елда кулга алганнар. Бу хәл очраклы гына килеп чыккан: бер кеше гәзиттә Москвинның интервьюсын укып шаккаткан, болай калдырырга ярамый дип, ул полициягә мөрәҗәгать микән. Гәзиттә чыккан мәкаләдә Анатолий 700дән артык зиратны урап чыгуын, каберләрдә кунуын һәм мәетләр турында әллә нинди тозга язмаган хәлләр турында сөйләгән.

Тикшерү барышында аның фатирында 26 мумиягә әйләнгән балалар мәетен тапканнар. Ул аларны әллә ничә ел дәвамында каберләреннән чокып чыгарып, өенә ташыган.

Бу шаккаткыч хәлне ишеткәч, җинаять эше кузгатканнар. Нәтиҗәдә Москвин акылдан язган, психик чирле дип танылган.

Үлгән балалардан ни өчен "курчаклар" ясавын ул "үземнең кызым булсын иде дип теләдем, аларга төрле киемнәр кидерә идем, сөйләшә идем", - дип аңлаткан.

Шаккаткыч, кеше ышанмаслык хәл бу... 

Чыганак:  shot.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас