Җинаять һәм җәза
13 октябрь 2025, 11:39

Дәваханә бухгалтеры дәүләтне 1,3 млн сумга алдаган

Әмма “без капчыкта ятмый”.

Дәваханә бухгалтеры дәүләтне 1,3 млн сумга алдаганДәваханә бухгалтеры дәүләтне 1,3 млн сумга алдаган
Дәваханә бухгалтеры дәүләтне 1,3 млн сумга алдаган

Әмма “без капчыкта ятмый”.

 

Зилаер районында яшәүче 46 яшьлек хатын, ул район хастаханәсенең элеккеге бухгалтеры, мошенниклык һәм вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалануда гаепләнә.

Ул «акча эшләргә» карар кылган һәм учреждениегә җыештыручы сыйфатында үз әнисен эшкә урнаштырганлыкка ялган документ тутырган.

"Шулай ук ул сеңлесе белән бухгалтерлык хисабы буенча консультация хезмәтләрен башкаруга ялган килешү төзегән, фельдшерларга стимуллаштыручы түләүләр бирү турындагы мәгълүматларны керткән, ә алар алынган акчаларның бер өлешен аңа тапшыра килгән.

Гомумән алганда, ике ел эчендә ул 1,3 млн сум урлаган",-дип ачыклык кертелә республика прокуратурасы матбугат хезмәтендә. Җинаять эше карау өчен Зилаер районара судына җибәрелгән.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас