

27 яшьлек Шерьехон Османова план уйлап тапкан: Шерье Шойгу исеменә документлар рәсмиләштергән һәм үзен элеккеге Оборона министрының сеңлесе итеп таныта башлаган, дип яза «Mash». Бу исем астында ул берничә дистә Мәскәүдә яшәүчене аның гаиләсенең үз биржасы барлыгына ышандырган.
Бу аферистка китергән зыянның гомуми суммасы 200 миллион сумнан артып киткән: 1,5 миллион сум акча салырга һәм дивидендлар алырга бик күпләр хәл иткән.
Вклад ясаучылар акчаларын кире кайтара алмауларын аңлый башлагач кына, алданганнарын сизенәләр һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалалар, диелә хәбәрдә.