Җинаять һәм җәза
9 октябрь 2025, 10:19

Шаурма сатучыга штраф салганнар

Әгәр кафе-рестораннарда агулансаң, нишләргә? РОСПОТРЕБНАДЗОР КИҢӘШЛӘРЕ.

Шаурма сатучыга штраф салганнарШаурма сатучыга штраф салганнар
Шаурма сатучыга штраф салганнар

Башкортстанда 33 яшьлек кафе хуҗасына санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен штраф салган. БР судларының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, оешма хуҗасы җәмәгать туклануын оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләрне бозуга юл куйган. Шуның аркасында шаурма сатып алган бер кешенең хәле кинәт аламаланган һәм аны дәваханә алып киткәннәр 

 Элегрәк 2023 елның маенда суд карары белән бу эшкуар шундый ук хокук бозу өчен гаепләнәгән булган. Ул вакытта кафе эшен 30 тәүлеккә туктатып торганнар. Ир гаебен таныган. Суд аңа 350 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән.

Мондый хәл кем белән дә булырга мөмкин. Тормыш булгач, төрле хәлгә тарыйсың. Шуңа күрә андый очракларда нәрсә кирәклеген без Башкортстан буенча Роспотребнадзорга шалтыратып, ачыклык керттек, бәлки кайберәүләргә бу мәгълүматның файдасы тияр.

Сыйфатсыз продуктлар, саклау срокларын һәм шартларын бозу,  ашханә кухнясында антисанитария — болар барысы да агулануга сәбәп булырга мөмкин. Мондый ситуациядә нәрсә эшләргә кирәк?

1. Агулану фактын теркибез  

Беренче адым - интоксикация симптомнарын теркәү. Табибка барыгыз яки ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Докторга хәлне аңлатыгыз, ул барысын да медицина бәяләмәсендә язачак. Табиб сезнең нәрсә ашаганыгызны һәм агулану сәбәбен язачак.  Аннан башка сез бу хәлне уйлап чыгармавыгызны, чыннан да кафеда агулануыгызны исбат итә алмассыз. 

Аннары сез нәкъ менә шул урында ашавыгызга дәлилләр җыярга кирәк.  Түләү турында чек та булырга тиеш.

 Ә әгәр ул юк икән, нишләргә?

Банк картасыннан выписка сорагыз.  Кәгазь акча белән  түләгән булсагыз, шаһитларның сүзләре  дә җитәр. Әгәр өйгә ашарга заказ биргән булсагыз, кушымтада яки шәхси кабинетта китерү вакыты билгеле була. 

2. Дәгъва төзеп  җибәрәбез

Әгәр агулану сәламәтлеккә хәвеф тудырмаса һәм сез судлашырга теләмисез икән, шикаятьне турыдан-туры оешмага җибәрегез.  

 

Тутыру формасы буенча чикләүләр юк, әмма шаблоннарны Роспотребнадзор сайтыннан да алырга мөмкин. Тасвирларга кирәк булачак: 

килү/заказ вакыты һәм датасы;

нәрсә ашадыгыз;

соңгы тапкыр нәрсә ашадыгыз.

  Хәзер дәлилләр язабыз. Дәгъвага беркетәбез:  табиб нәтиҗәсе;  чек/заказ копиясе, кушымтадагы кәрзин скринын, килү яки китерү заказының башка дәлилләре. 

 

Таләпләрегезне бәян итегез, мәсәлән: счет суммасын кире кайтару;  мораль зыянны һәм дәвалау бәясен компенсацияләү (соңгысы өчен дарулар өчен чеклар кирәк);  чирләп эшли алмаган көннәр өчен эш хакын  каплату. Югалтган керем турында белешмәне эшләгән оешмагыздан сорагыз.

 

  Шунысы мөһим: әгәр рестораннан китерү агрегаторы аша заказ бирелгән ризык белән агулансагыз, шикаятьне ике оешмага да җибәрегез. 

 Тагын нәрсә эшләргә кирәк?

Дәгъвада «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 14 маддәсендә искә алырга. Шулай ук шул ук Законның 31 нче маддәсе нигезендә, җавап бирүгә  оешманың 10 тәүлеге бар. 

Дәгъваны ресторан вәкиленнән имза куярга сорап шәхсән тапшырырга мөмкин. Ул алуның датасын ике экземплярда  дә (үзенекендә дә, сезнекендә дә) күрсәтергә тиеш. Икенче вариант — заказлы хат җибәрү, яхшырак тапшыру турында хәбәр итү белән, тагын да яхшырак-кертемнәр (чеклар, белешмәләр һәм башка документлар) исемлеге белән бирү. 

 

Роспотребнадзорга хәбәр ит

 Роспотребнадзорга шикаять җибәрсәгез дә ярый. Белгечләр ресторанны тикшерәчәк, ә нәтиҗәләрне сезгә җибәрәчәкләр. Әгәр клиентлар агуланырга мөмкин булган хокук бозулар ачыкланса, бу сезнең файдага гына— бу фактлар судта дәлил булып хезмәт итәчәк. 

Сәламәт булыгыз һәм үзегезнең хокукларыгызны белеп торыгыз!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас