Җинаять һәм җәза
3 Октября 2025, 06:21

Җиңел акчаның ачы хәсрәте

19 яшьлек егетне наркотиклар сатарга тырышкан өчен хөкем итәчәкләр.

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Башкортстанда 19 яшьлек егетне наркотиклар сатарга тырышкан өчен хөкем итәчәкләр.

Учалы районыннан 19 яшьлек егеткә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Ул оешкан төркем составында наркотиклар сатарга тырышу буенча 16 эпизодта гаепләнә, диләр республиканың Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.

Тикшерү мәгълүматы буенча, узган язда оештыручы (аның шәхесе әлегә ачыкланмаган) гаепләнүчене һәм аның 16 яшьлек танышын җинаять эшчәнлегенә җәлеп иткән – аларга наркотиклар сату буенча интернет-кибет курьерлары булып эшләргә тәкъдим иткән.

10 апрельдә чираттагы “закладканы” салырга тырышканда яшьләрне тоткарлаганнар. Тикшерү барышында алардан 55 граммнан артык тыелган матдә тапканнар. Гомумән, аларның кимендә 50 “закладка” салганлыгы ачыкланган.

Егеткә карата кузгатылган җинаять эше материаллары судка җибәрелгән.

– Балигъ булмаган җинаятьтәшенә карата җинаять эше судта карала, – диләр ведомствода.

Тикшерү комитеты интернетта “җиңел акча эшләү” тәкъдимнәренең хәвефле булуы турында искәртә, алар артында еш кына яшьләрне наркобизнеска җәлеп итүче җинаятьчеләр яшеренә. Ведомство наркоҗинаятьләр өчен җаваплылыкка тарттыру яше 16дан, аерым очракларда 14 яшьтән башлана, ә иректән мәхрүм ителү бик озак срокка булырга мөмкин дип кисәтә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас