

Башкортстанда 1,3 миллион сумлык 10 мең кап контрафакт тәмәкене юк итәчәкләр.
Нефтекама суды Уфада сатып алынган маркировкаланмаган тәмәкеләрне законсыз саткан өчен 32 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарган.
Хөкем ителүче 2024 елның ноябреннән 2025 елның гыйнварына кадәр акциз маркалары булмаган тәмәкене саклауда һәм сатуда гаепле дип табылган. Ир-ат аларны Уфада билгесез кешедән сатып алган, аннары Нефтекамада саткан. Хокук саклау органнары 10 мең каптан артык тәмәке тартып алган. Аларның гомум суммасы 1,3 миллион сумнан артып китә.
Суд ирне шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән, сынау срогы һәм 100 мең сум штраф билгеләгән. Суд карары буенча, тартып алынган контрафакт продукция юкка чыгарылачак.