

Быел августта Әлшәй районында Түлән елгасында күпләп балык үлгәннән соң, Башкортстанның табигатьне саклау прокуратурасы җинаять эше ачкан иде.
Тикшерү барышында елганы пычратучының Раевка шикәр заводы икәнлеге ачыкланды. Ул зарарлы матдәләре рөхсәт ителгәннән күп булган пычрак суны елгага агызган, диләр прокуратурада. Предприятие заводтан чыккан су тупланган буаларны тиешенчә тәртиптә тотмаган һәм эксплуатацияләмәгән. Нәтиҗәдә шикәр җитештерүнең сулары елгага эләккән. Зыян суммасы 500 мең сум дип бәяләнгән.
Прокуратура тикшерүеннән соң заводта суүткәргеч ремонтланган. Түлән елгасында һәлак булган балыклар өчен предприятие ярты миллион сумнан артык штраф түләгән. Шулай ук кагыйдәләрне бозган өчен 160 мең сум штраф түләргә туры килгән.