Җинаять һәм җәза
26 Сентября 2025, 04:52

Машина багажнигында 163 балык: браконьерларны тоткарлаганнар

Чамасын белергә кирәк тә бит... 

Машина багажнигында 163 балык:  браконьерларны тоткарлаганнарМашина багажнигында 163 балык:  браконьерларны тоткарлаганнар
Машина багажнигында 163 балык: браконьерларны тоткарлаганнар

Зианчура районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ятьмә ярдәмендә законсыз рәвештә 160тан артык балык тоткан браконьерларны кулга алганнар.

Республика юл полициясе башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, бу хәл бүген төнлә Исәнгул авылында булган.

Хокук сакчылары руль артында 67 яшьлек ир утырган "Lada Niva"ны туктаткан, шулай ук аның янында 36 яшьлек пассажиры булган.

Инспекторлар багажникта алты балык тоту ятьмәсе, резин көймә, ике спиннинг, үлчәүләр һәм 163 балык тапканнар. Ә ир-егетләрдә ятьмә кулланып балык тотарга рөхсәтләре булмаган.

Башта тикшерү-оператив төркемне чакыртканнар, аннан ирләрне тикшерү өчен полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Чыганак: Ufakp

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас