

Статистика расланганча, Русиядә наркоманнар уртача 16-21 яшьтә. Илдә берничә йөз мең рәсми теркәлгән яшүсмер наркоман бар. Ә чын саннар берничә тапкыр күбрәк булырга мөмкин. Балигъ булмаганнар арасында наркотиклардан үлүчеләр саны соңгы 10 елда елда 20 тапкыр артты.
Уфа паркларының берсендә полиция хезмәткәрләре урманнан чыккан шикле ике яшүсмергәа игътибар иткән. Куллары пычранган ир полиция хезмәткәрләрен күргәч качарга тырышкан. Әлбәттә андый кешеләр "уйнап" йөрмиләр. Боларны тотканнар һәм юкка булмаган.
«Автомобилен карау барышында билгесез матдә салынган берничә төргәк алынган", - дигәннәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсендә. Ачыкланганча, тоткарланучылар — яшьләр 17 яшьлек егет белән 23 яшьлек кыз.
Аларның сүзләренчә, наркотикларны кулланып карау һәм сату өчен генә мессенджер аша сатып алганнар.
Полиция хезмәткәрләре машинада, фатирларда һәм гаражда тентүләр уздырган һәм тыелган матдәләр, төрү материаллары, электрон үлчәүләр банк карталары һәм кәрәзле телефоннар тапкан. Алынган матдәләр экспертизага җибәрелгән, ул аларның «мефедрон» наркотик чарасы булуын ачыклаган.
Наркотикларның зыяны билгеле булса да, аларны таратучылар бик оста рәвештә дусларының аңына төрле уйдырмалар сеңдерә. Бу исә наркоманнар саны артуга булышлык итә. Ә иң аламасы шушы хәлләрне күреп тә полициягә хәбәр итмәү!
Яшьләр игътибарына! Наркотикларга ничек "юк" дип әйтү кануннары белән таныштырып үтик.
1 . Наркотик матдә сатып алыр алдыннан яхшылап уйлан: бу сиңа нәрсәгә кирәк?
2 . Әгәр син ул чүпне сатып алган булсаң, аны унитазга ташларга иренмә.
3 . Эченә шикле әйбер салынган берәр кап яки пакетны кемгә дә булса тапшырырга сорасалар - ризалык бирмә.
4. Төрлечә юмалап наркотик матдәләрдән авыз итеп карарга тәкъдим ясасалар - баш тарт.
5. Әгәр авыз иткәннән соң, наркотикны тагын кулланырга теләсәң, шуны онытма: барысы өчен дә түләргә туры киләчәк.
Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе