

Чиләбе өлкәсендә законсыз рәвештә комбайн алып чыгып баручыны туктатканнар.
“Первое областное” порталы хәбәр итүенчә, бу хәл Русия-Казахстан чигенә якын урында булган.
Комбайнны Кыргызстанга алып китеп барганнар. Әмма техниканы чит илгә чыгаруга авыл хуҗалыгы министрлыгының рөхсәт документы булмаган.
Өлкә таможнясында аңлатуларынча, мондый техниканы чит илгә чыгару өчен рөхсәт булырга тиеш. Бары Беларусь республикасы гына искәрмә булып тора.
Комбайн йөртүчегә административ протокол төзелгән. Аңа зур күләмдә штраф яный.