Җинаять һәм җәза
19 сентябрь 2025, 04:06

Интернет аша машина сатып алганда 1,5 млн сум акчасыз калган

Башта ул бик отышлы вариант тапканына шатланган. 

Интернет аша машина сатып алганда 1,5 млн сум акчасыз калганИнтернет аша машина сатып алганда 1,5 млн сум акчасыз калган
Интернет аша машина сатып алганда 1,5 млн сум акчасыз калган

52 яшьлек ир интернет аша машина сатып алырга уйлаган. Ул янәсе автомобильләр сайлау һәм сату белән шөгыльләнүче компаниядән белдерү тапкан. Үзенә кирәкле модельне сайлаган да, «менеджерларга» якынча 1,5 млн сум акча күчергән.

Шуннан соң аңа «таможня пошлинасы» өчен дә ару гына акча сорый башлаганнар. Менә шул вакытта ир шикләнә башлаган һәм тиздән мошенниклар белән эш иткәнен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Чыгагак: Ufa_rb

Фото: ЯИ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас