

Балтач районы инспекторлары документларын тикшерү өчен юлда «Лада Калина» автомобилен туктаткан. Руль артында 35 яшьлек хатын утырган. Машина йөртүче белән аралашканда ДАИ хезмәткәрләре алкоголь исен сизеп алган, ә автомобиль салонында бу вакытта өч бала булган.
Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов сөйләгәнчә, медицина тикшерүе Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең шикләнүен раслаган: алкоголь күләме 0,822 мг/л күрсәткән, бу рөхсәт ителгән нормадан шактый артып китә. Хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелгән, ә аның автомобилен махсуслаштырылган стоянкага адып киткәннәр.
Булган инцидент турындагы барлык материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәреләчәк.
Тулырак: Ufakp