+21 °С
Болытлы


Уфаның Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе җитәкчесе Арсен Латыйпов Дим шоссесында вандализм очрагы турында хәбәр итте.
- Җәмәгать транспорты тукталышында күңелсез хәл килеп чыкты, - дип язган ул.
Пәйда булган мәгълүматларга караганда, «За-ФА-за-Исхан мәчете» тукталышында пыяла диварларны ватканнар.
Арсен Латыйпов билгеләп үткәнчә, җимерелгән пыяланы икенче көнне үк яңасына алыштырганнар.
Чыганак: "Комсомольская правда".