Җинаять һәм җәза
12 сентябрь 2025, 08:58

Башкортстан колонияләрендә нәрсәләр җитештерәләр?

Җәзаларны башкару федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Аристов шул хакта сөйләде.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Республиканың холык төзәтү колонияләренең берничә юнәлеш буенча эшләүче предприятиеләр дияргә була.

Башкортстанның җинаять-җәза-башкару системасының сәнәгать комплексы холык төзәтү учреждениеләре каршындагы җиде бүлекчәне үз эченә ала. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Русиянең Җәзаларны башкаруның федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Евгений Аристов сөйләде.

Аның әйтүенчә җитештерү цехлары Салаватның 2нче, 4нче, 16нчы санлы, Уфаның 3нче һәм 9нчы, Мәләүезнең 7нче, Стәрлетамакның 8нче санлы холык төзәтү учреждениеләрендә бар.

“Җинаять-башкару системасы учреждениеләрендә тотылган хөкем ителүчеләрнең күп өлеше халык кулланылышындагы һәм җитештерү-техник билгеләнештәге товарларның киң спектрын чыгару җайга салынган производстволарда хезмәткә җәлеп ителә, – диде Евгений Аристов. – Хөкем ителүчеләр производство-техник училищеларда берничә белгечлек буенча белем ала. Мәсәлән, “эретеп ябыштыруы, “кранчы”, “слесарь”, “токарь”, “фрезерлаучы”, “тегүче” һәм башкалар. Укып бетергәч, дәүләт үрнәгендәге диплом алалар. Алар практика, стажировка узалар һәм производствога эшкә урнашалар. Һөнәргә әзерлек шактый сыйфатлы”.

Салаватның 2нче санлы колониясендә тегү производствосы махсуслашкан. Уфаның 3нче колониясендә агач эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Стәрлетамакның 8нче санлы колониясендә авыл хуҗалыгы культуралары үстерәләр һәм чит оешмаларга эшче көчләр бирү буенча хезмәтләр күрсәтәләр.

Агымдагы елның 8 аенда төзәтү учреждениеләрендә җитештерелә торган продукциягә төзелгән контрактлары суммасы 1 млрд сумнан арткан.

“Русия Хөкүмәте безгә закон белән каралган билгеле бер ташламалар бирде. Без аукцион үткәрми, тәэмин итүчеләр белән турыдан-туры, дәүләт хакимияте органнары белән контрактлар төзи алабыз. Без, хөкем ителүчеләр мөмкин кадәр күбрәк хезмәткә җәлеп ителсен өчен, җитештерү күләмнәрен арттырырга тиеш. Закон буенча алар барысы да эшкә урнаштырылырга тиеш”, – дип аңлатты спикер.

Евгений Аристов сүзләренчә, продукцияне тәкъдим итү мөһим. “Дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль берәмлекләр җитәкчеләрен 20 сентябрьдә Уфада Ленин мәйданында узачак “Башкорт сезоннары” һөнәрчелек ярминкәсенә чакырабыз”, – диде ул. Анда хөкем ителүчеләр җитештергән продукция белән танышырга һәм сатып алырга мөмкин булачак.

Евгений Аристов билгеләп үткәнчә, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә җитештерелә торган барлык продукция норматив-техник документациягә туры килә һәм сыйфатлы.

“Иң мөһиме, хөкем ителүчеләр холык төзәтү юлына баса. Алар вакытыннан алда иреккә чыгарга омтыла – бу үзләрен күрсәтергә иң зур стимул. Моннан тыш, аларның дәгъва йөкләмәләрен яки алиментларын түләп бетерү мөмкинлеге дә бар”, – диде спикер.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас