Җинаять һәм җәза
8 сентябрь 2025, 06:38

Акча эшләргә уйлап, җинаять юлына баскан

Уфада курьер булып эшләүче яшүсмер пенсионерны алдап, 600 мең сумнан артык акчасын алган.

Акча эшләргә уйлап, җинаять юлына басканАкча эшләргә уйлап, җинаять юлына баскан
Акча эшләргә уйлап, җинаять юлына баскан

Октябрь районы прокуратурасы Миякә районының 17 яшьлек кешесенә карата «Алдан сөйләшеп, бер төркем затлар тарафыннан кылынган мошенниклык»маддәсе буенча җинаять эше буенча карар чыгарган.

БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел июльдә яшүсмер җәйге каникуллар вакытында интернетта акча эшләү турында игълан тапкан. Кичке вакытта 76 яшьлек ханымга таныш булмаган кеше шалтырата: аның кызы, автомобиль белән идарә иткәндә, бер баланы бәрдергән, дип хәбәр җиткерә. Җинаятьтән котылып калу өчен акча сорый. Ханым ризалаша. Ул 640 мең сумын курьер аша теге 17 яшьлек егеткә тапшыра. 

Ул үз гаебен таныган, акчасын да беразын кайтарган. Җинаять эшен Октябрь район судына җибәргәннәр.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас