Җинаять һәм җәза
5 сентябрь 2025, 06:07

Укытучыларга ришвәт биргән...

“Уңай билгеләр” өчен 125,5 мең сум “түләгән”.

Әлфия Шакирҗанова фотосы.Әлфия Шакирҗанова фотосы.
Әлфия Шакирҗанова фотосы.

Уфада бер ирне университет укытучыларына ришвәт биргәне өчен хөкем итәчәкләр.

Республика прокуратурасы Мәскәү өлкәсендә яшәүчегә бер иргә карата җинаять эше буенча гаепләү раслаган. Ул ришвәт бирүдә гаепләнә. Җинаять эше судка җибәрелгән.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат югары уку йортында укыгында имтиханнар бирергә теләмичә, таныш укытучысына сессияне уңышлы тапшыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге укытучы икенче бер педагогка мөрәҗәгать иткән. Анысы факультет җитәкчесен җинаятьчел схемага җәлеп иткән.

Нәтиҗәдә, студентка белемен тикшермичә генә берничә дисциплина буенча 125,5 мең сумга уңай билгеләр куелган. 

Ир гаебен таныган. Әмма бу вакыйгада эш студентның кырын гамәле белән генә чикләнми. Ришвәт алуда фаш ителгән преподавательләргә кагылышлы материаллар аерым җинаять производствосына бүленгән, диләр прокуратурада. Димәк, укытучыларга да үз гамәлләре өчен закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.

Кырын эш кырык елдан соң да билгеле була шул...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас