Җинаять һәм җәза
5 сентябрь 2025, 07:26

Баласына алимент түләмәс өчен базга качкан

Шундый әтиләр дә бар... 

Баласына алимент түләмәс өчен базга качканБаласына алимент түләмәс өчен базга качкан
Баласына алимент түләмәс өчен базга качкан

Башкортстанның бер районында яшәүче кеше приставлардан базга качып калырга уйлаган: ләкин аны барыбер тапканнар.

Бер ир баласына алимент түләүдән гел качып йөргән. Нәтиҗәдә аның бурычы 200 меңнән артып киткән. Суд аны 100 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп иткән, ләкин ул аны да үтәмәгән.

Приставлар яшәгән җиренә эзләп килгәч, ул качып котылырга уйлаган. Йорт тирәсен карап чыкканнан соң аны барыбер тапканнар. Ул өй базына яшеренгән булган.

Ирне бүлеккә алып килгәннәр, суд мәҗбүри эшләрне башкарудан качкан өчен РФ КоАП 20.25 маддәсенең 4 өлеше буенча административ беркетмә төзегән. Аңа 6 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза чыгарган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас