Җинаять һәм җәза
30 август 2025, 07:35

Автоинспекция дүрт көнлек операция турында игълан итте

30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Башкортстан территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм киметү буенча «Каршы полоса» профилактик операциясе узачак. Бу хакта республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Автоинспекция дүрт көнлек операция турында игълан иттеАвтоинспекция дүрт көнлек операция турында игълан итте
Автоинспекция дүрт көнлек операция турында игълан итте

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларның куркыныч участокларында кизү торачак, чөнки анда каршы як полосага чыгу белән аварияләр аеруча ихтимал.

"Юл һәлакәтләрен анализлау күрсәткәнчә, нәкъ менә каршы як полосага чыгу иң авыр нәтиҗәләргә китерә. Аларда машина йөртүчеләр һәм пассажирлар җитди җәрәхәтләр ала, хәтта үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары да бар Исегезгә төшерәм, тыелган яки куркынычсыз булмаган урыннарда узып китәргә ярамый! Юлда сак булыгыз, хәвефле маневрларны үтәүне минимумга төшерегез, бигрәк тә сездән тыш машинада бала булса", — дип билгеләде Севастьянов.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Башинформ».

Автоинспекция дүрт көнлек операция турында игълан итте
Автоинспекция дүрт көнлек операция турында игълан итте
Автор:
Читайте нас