

Башкортстанда бер ир-ат бер килограммга якын үсемлек наркотигы белән тотылган.
Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов сөйләвенчә, Бөре районында юл-патруль хезмәткәрләре шәһәрнең гараж кооперативларының берсе янында документларны тикшерү өчен мотоцикл водителен туктаткан. Ир элек берничә тапкыр хөкем ителгән 44 яшьлек Бөре кешесе булып чыккан. Мотоциклчының транспорт чарасына хокукы да, документлары да булмаган. Шул ук вакытта водитель үзен тынгысыз тоткан.
“Инспекторлар мотоциклчының шәхси әйберләрен тикшергәндә рюкзак кесәсендә үсемлектән эшләнгән әйбер салынган полиэтилен пакет тапкан”, – ди Владимир Севастьянов.
Экспертиза үсемлек массасының наркотик булуын ачыклый. Марихуананың гомум авырлыгы 900 грамм чамасы була.
Тоткарланучы полицейскийларга наркотиклы үсемлекне сату өчен түгел, ә үзем өчен җыйдым дип аңлаткан.
Шикләнелүчегә карата җинаять эше кузгатылган.