

Бүген, 28 августта, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров илнең Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарының икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәләре җитәкчеләре белән Бөтенрусия киңәшмә-семинарында катнашты.
Ул сәламләү сүзендә киңәшмә-семинарда катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде.
– Монда эчке эшләр органнарының киң компетенцияле, һөнәри һәм идарә итү тәҗрибәсе булган бүлекчәләре җитәкчеләре җыелган. Киңәшмә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә яңа стимуллар тудыра, ә кискен мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бәяләп бетергесез, – диде Радий Хәбиров. – Без сезнең белән бергәләп республикада законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү бурычларын хәл итәбез. Регионда икътисади хәлгә һәм иҗтимагый тотрыклылыкка уңай йогынты ясый торган чаралар комплексын бергәләп гамәлгә ашырабыз.
Башкортстан Башлыгы республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек бүлекчәләренең төбәк контроль органнары, шул исәптән Контроль-исәп палатасы һәм республиканың Финанс министрлыгы белән хезмәттәшлеген югары бәяләде.