Җинаять һәм җәза
26 август 2025, 18:03

Ир-егетләр кырыла...

Менә тагын берсенең гомере өзелгән. 

Ир-егетләр кырыла...Ир-егетләр кырыла...
Ир-егетләр кырыла...

Башкортстанда юл һәлакәтендә 38 яшьлек мотоциклчы һәлак булган.

Благовещен районында авария бүген кичке сәгать тугызлар тирәсендә Уфа-Яңавыл юлының 42 чакрымында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 57 яшьлек машина йөртүче идарә иткән «Лада Веста» һәм «Хонда» мотоциклы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 38 яшьлек мотоцикл йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән.

Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

Ир-егетләр кырыла...
Ир-егетләр кырыла...
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас