Җинаять һәм җәза
25 август 2025, 14:05

Депутат полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә тырышкан

Моның өчен ул суд каршына баскан. 

Депутат полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә тырышканДепутат полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә тырышкан
Депутат полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә тырышкан

Башкортстанда Балокатай районара суды Мәчетле районының бер авыл җирлеге депутатына ришвәт бирергә тырышуда гаепле дип карар чыгарган. Бу хакта Республика Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, узган елның декабрендә юл-патруль хезмәте инспекторлары Большеустьикинское авылында "Opel Astra"ны туктаткан. Машина йөртүчесе исерек булган. Җәзадан качу өчен, протокол төзегәндә ул ДАИ хезмәткәренә 30 мең сум тәкъдим иткән. Инспектор "бүләкләүдән" баш тарткан һәм моны коллегаларына хәбәр иткән.

Депутат үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 200 мең сум штраф билгеләгән. Ришвәт суммасын дәүләт файдасына конфискацияләгәннәр.

Чыганак: Ufakp

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас