Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак. Менә шундый хәбәрләрдән чәчләр үрә тора:
Патруль-пост хезмәте һәм ЮХХДИ хезмәткәрләре наркотик матдәләр йөртүче ике ирне тоткарлаган. Бу хәл Бразилиядә дә, Америкада түгел, ә бездә, Башкортстанда!
16 августта патруль-пост хезмәте хезмәткәрләрен урман читендә йөрүче ир шик тудырган. Янына барып тикшерергә карар иткәннәр. Шәхси тикшерү вакытында порошоксыман матдә салынган пакет табылган.
Шикләнелүче әлеге наркотик матдәнең шәхси куллану өчен үзенеке булуын аңлаткан. Шул ук төнне ЮХХДИ хезмәткәрләре 28 яшьлек Белорет кешесен дә туктатканнар. Аны тикшергән вакытта шулай ук порошоксыман матдә салынган пакет табылган.
Экспертиза төргәкләрдә 1,3 г һәм 1,5 г наркотик матдә булуын күрсәткән. Әлеге фактлар җинаять эшләре кузгатылган.
-Полиция гражданнарның наркотик матдәләр, психотроп матдәләр булган үсемлекләрне саклау, әзерләү, тарату фактлары турында белсәгез, күрсәгез, «Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны» на 8(347) 279-32-92 шалтыратып хәбәр итә алуларын искәртә, - ди Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорецк районы буенча бүлеге хезмәткәре Ксения Сучкова.
Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорецк районы буенча бүлеге хезмәткәре.
Автор фотосы.