Җинаять һәм җәза
21 август 2025, 06:45

Исерек водительләрдән ришвәт алучы инспектор турында ишеттегезме әле?

Ярмәкәй районы прокуратурасы Бәләбәйнең 37 яшьлек кешесенә карата «Ришвәт алу» һәм «Мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эшен караган.

Исерек водительләрдән ришвәт алучы инспектор турында ишеттегезме әле?Исерек водительләрдән ришвәт алучы инспектор турында ишеттегезме әле?
Исерек водительләрдән ришвәт алучы инспектор турында ишеттегезме әле?

БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2021-2022 елларда Эчке эшләр министрлыгының элеккеге хезмәткәре дүрт кешене руль артында исерек килеш тотып, "права"ларын алмыйча, алардан акча алуга ризалашкан. Законсыз "бүләк"ләрнең күләме 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр җиткән. Бу инспектор бу кешеләрдән барлыгы 120 мең сум ришвәт алган.

Шулай ук 2023 елның апрелендә ул Бәләбәйдә яшәүче хатынны имтиханнар тапшырмыйча гына аның ире өчен машина йөртү таныклыгы алуда ярдәм итәм дигән булып, 60 мең сумын урлаган. Ир-атны полиция хезмәткәренең намусына тап төшерүче җинаять кылганы өчен эшеннән азат иткәннәр

Чыганак: Башинформ.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас