

Уфада пенсионер хатынны улын үтергән өчен кулга алганнар.
Уфаның Калинин район суды 47 яшьлек улын үтерүдә шикләнелгән 68 яшьлек хатынны кулга алу турындагы эшне тикшергән. Бу хакта Башкортстан судларының Берләшкән матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү ачыклаганча, фаҗига узган атнада, 13 августта, Уфадагы фатирларының берсендә булган. Исерек пенсионер, улы белән талашып китеп, ачуып баса алмыйча, аның аркасына кимендә дүрт тапкыр пычак белән кадаган. Ир алган яраларыннан урында ук үлгән.
Хатынга «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.
Гаепләнүче хатын ике ай дәвамында сак астында булачак.
Чыганак: Ufakp
Автор фотосы.