Җинаять һәм җәза
15 август 2025, 05:48

Укучы машина сатып алып, руль артына утырган

Бу язма җәйге каникулында маҗарага юлыгучы малай турында. 

Укучы машина сатып алып, руль артына утырганУкучы машина сатып алып, руль артына утырган
Укучы машина сатып алып, руль артына утырган

Уфада ГАИ хезмәткәрләре кичә кич, 14 августта, башкаланың Кольцевая урамында автомобиль руле артында китеп баручы сигезенче сыйныфта укучын туктатканнар.

Шулай итеп, юлда ДАИ юл-патруль хезмәте экипажының игътибарын «ВАЗ-2114» җиңел машинасы җәлеп иткән. Алгы тәрәзә аша машина йөртүче бик яшь күренгән. Бу хәл шик тудырган, туктатканнар автомобильне.

Тикшерү вакытында руль артында мәктәп укучысы булуы ачыкланган.

Малай автомобильне җыелган акчасына үзаллы сатып алган, хәтта әти-әнисенә дә әйтеп тормаган. 

Балигъ булмаган балага машина йөртергә ярамавы, моның өчен яше тулгач таныклык алырга кирәклеге турында профилактик әңгәмә уздырганнар. Малайның әти-әнисен дә чакыртканнар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас