

Башкортстанның Ишембай районында 35 яшьлек көтүче көтүлек буенча хезмәттәшен чыбыркы белән буып үтергән.
Бу хәл 2 август кичендә Павловка авылы янында крестьян-фермер хуҗалыгының җәйге туплавында була. Ике исерек көтүче ачуланышып, сугыша башлаганнар. Көчлерәге икенчесенең муенына чыбыркы урап, аны буган.
Ир хезмәттәшенең үлгәнен аңлагач, коткару хезмәтенә шалтыраткан. Килгән табибларга механик асфиксиядән үлемне теркәп куярга гына калган.
Көтүчегә каршы үтерү буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчегә ул бу хәлне очраклы килеп чыкты, үтерергә теләмәдем, дигән.
Хәзер бу ир тикшерү изоляторында утыра.
Чыганак: Ufakp
Автор фотосы.