Җинаять һәм җәза
5 август 2025, 05:56

Әтисен урындык белән бәреп үтергәне өчен 8 ел утырачак

Һәркем үз баласын акыллы, тәүфыйклы, игелекле, булдыклы итеп күрергә тели. Ләкин тормышта төрле хәлләр була шул.

Әтисен урындык белән бәреп үтергәне өчен 8 ел утырачакӘтисен урындык белән бәреп үтергәне өчен 8 ел утырачак
Әтисен урындык белән бәреп үтергәне өчен 8 ел утырачак

Дәүләкән районында яшәүче ирне әтисен үтергән өчен 8 елга катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә.

Билгеле булганча, 2024 елның декабрендә бу ир 60 яшьлек әтисе белән талашып киткән һәм кызган килеш аны сугып еккан. Идәндә яткан әтисен башта йодрыгы белән төйгән, ә аннан янында торган утыргыч белән башына һәм башка җиренә тондырган. Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, җинаятьче әтисенә кимендә 7 тапкыр суккан.

Прокуратурада язуларынча, ир үз гаебен өлешчш генә таныган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас