

Аларның берсе — инвестицияләр буенча ялган белгечләргә ышанып, 3,5 млн сум диярлек югалтканы 44 яшьтә, Уфа каласында яшәүче . Табышлы проектка капитал салу сылтавы белән мошенниклар аны кушымтаны күчереп алырга һәм шәхси кабинеты хисабына зур суммада акча салырга күндерәләр, ул тиздән зур табыш китерәчәк, дип ышандыралар.
Мошенникларның икенче корбаны исә шулай ук башкалада яшәгән 37 яшьлек ханым була. Ул, шундый ук «инвестицияләр буенча белгечләргә» ышанып, аферистлар счетына 250 мең сумнан артык акча күчергән.
Шулай ук төбәкнең Уфа районында 35 яшьлек хатын-кыз аферистларга 300 мең сумнан артык акча җибәргән, маркетплейсларның берсендә «товар карточкасын сатып алу һәм рейтингын арттырудан» табыш алырга өметләнгән булган, ләбаса.
— Банк хезмәткәрләре беркайчан да акча күчерү үтенече белән шалтыратмыйлар. Хокук саклау органнары вәкилләре мессенджерлар аша сөйләшүләр алып бармый, — дип кабат-кабат кисәтәләр Эчке эшләр министрлыгында. — Акча күчерү турындагы теләсә нинди ашыгыч үтенеч — мошенниклык билгесе. Шикле шалтыратулар алганда, сөйләшүне кичекмәстән туктатыгыз.
Юлай НИЗАЕВ.
Автор фотосы.