Җинаять һәм җәза
1 август 2025, 14:11

Наркотиклар сатып тотылган полиция хезмәткәре ярлыкау алалмаган

Закон барлык җинаятьчеләргә дә бертөрле. 

Наркотиклар сатып тотылган полиция хезмәткәре ярлыкау алалмаганНаркотиклар сатып тотылган полиция хезмәткәре ярлыкау алалмаган
Наркотиклар сатып тотылган полиция хезмәткәре ярлыкау алалмаган

Юл-патруль хезмәтенең элеккеге хезмәткәре Башкортстанда наркотиклар сатуны оештырганнан соң ярлыкау сораган. Ләкин аның үтенечен кире какканнар. 

 Башкортстан Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев катнашлыгында ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышы булган, анда җәзаны үзгәртү турында үтенеч каралган. Бу эш итернет аша наркотиклар сатуны оештырырга уйлаган өчен тугыз елга ирегеннән мәхрүм ителгән элеккеге юл-патруль хезмәте хезмәткәренә кагыла.

Тикшерү материаллары буенча, хөкем ителүче җинаятьтәшләре белән берлектә тыелган матдәләрне сату өчен сайт булдырган һәм наркотиклар партиясен сатып алуны оештырган. Тик планын тулысынча тормышка ашырып җиткерә алмаган — тотылган.

Константин Толкачев чыгышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре халык өчен үрнәк булырга тиеш, ә бу җинаятьне яклау - системага ышанычны төшерәчәк, алай ярамый, дигән ул. Мондый гамәлләр өчен каты җәза булырга тиешлеген аңлаткан. 

Автор фотосы. 

Чыганак: abnews.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас