Җинаять һәм җәза
31 июль 2025, 09:47

Егетләр ике кешенең гомерен коткарганнар

Егетләр ике кешене янгыннан коткарганнарЕгетләр ике кешене янгыннан коткарганнар
Егетләр ике кешене янгыннан коткарганнар

Июнь ахырында Салават районының Малаяз авылында зур фаҗига була. Гайфуллин урамындагы торак йорт янып бетә. Әгәр дә ике егет, үз гомерләрен хәвеф астына куеп, бу йортта яшәүче өлкән яшьтәге ирле- хатынлыларга ярдәмгә ашыкмаган булмаса, бу хәл тагын да фаҗигалерәк тәмамланыр иде.

«Башинформа» агентлыгына БР балалар һәм яшьләренең Гомумрусия хәрәкәте хәбәр итүләренчә, 24 яшьлек Виталий Шамиев һәм 40 яшьлек Илнур Хуҗин яна башлаган йортны кургәннәр дә, капкаларын һәм ишекләрен бәреп кереп, төтен эченнән пенсионерларны табып, тышка алып чыкканнар. Йорт хуҗалары инде төтенгә исереп, аңнарын югалткан булган, аларга табиблар ярдәме кирәккән.

Геройларның берсе — Виталий Шамиев-Салават районында «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасында эшли, актив тормыш рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә.

Илнур Хуҗин нефть-газ компаниясендә эшли, ике бала атасы. Виталий белән Илнурның бу гамәлләре батырлыкка тиң, чөнки алар, үз гомерләре турында уйлап та тормыйча, башкаларныкын коткару өчен янган йортка кергәннәр. Афәрин, егетләр!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас