Стәрлетамакта полиция хезмәткәрләре алтын бизәнү әйберләре һәм банк карталары урлаган ирне тоткарлаган.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенең дежур бүлегенә 54 яшьлек хатыннан алтын бизәнү әйберләре, кәрәзле телефон һәм банк картасы югалуы турында гариза килгән. Соңыннан картасыннан акчасы да "оча" башлаган.
Кыска вакыт эчендә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүчене ачыклаган һәм тоткарлаган.
Ул зыян күрүченең яңа танышы булып чыккан. Ирне ул үзенең бакчасына кунакка чакырган булган. Бергә кәеф-сафа корганнар.
Элегрәк хөкем ителгән 34 яшьлек ир үз гаебен тулысынча таныган. Алтын әйберләрне сатарга өлгермәгән, хуҗасына тапшырганнар.
Тоткарланучыга карата ике җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсе.