Җинаять һәм җәза
25 июль 2025, 06:26

Уфада бер ир ике ай элек ташлашкан кызының машинасына ут төрткән

Шаккатмалы хәл бит бу... 

Уфада бер ир ике ай элек ташлашкан кызының машинасына ут төрткәнУфада бер ир ике ай элек ташлашкан кызының машинасына ут төрткән
Уфада бер ир ике ай элек ташлашкан кызының машинасына ут төрткән

Алина (исеме үзгәртелде) белән Сергей өч ел очрашып йөргәннән соң, ике ай элек аерылышканнар.

Егет аны яраткан, күрәсең, һич тә җибәрәсе килмәгән, гел кызның юлына чыккан: еш кына өе янында аның чыкканын саклап торган, СМС хәбәрләр язган. Ләкин Алина гына аңа сер бирмәгән.

Ахыр чиктә, Сергей кызның машинасына ут төртеп, аның игътибарын җәлеп итәргә булган. Егетне тоткарлаганнар. Полицейскийларга ул бернинди дә гаебем юк, дигән, тик Алина сүзләренчә, видеодагы кешенең киеме нәкъ Сергейныкы кебек икән. Әле тикшерү эше башлаган.

Чыганак: Mash Batash.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас