Җинаять һәм җәза
25 июль 2025, 13:58

Кичә мошенниклар биш кешенең ике миллион сумын урлаган

Шуны онытмагыз: дәүләт органнары хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша акча күчерүне сорамый! 

Кичә мошенниклар биш кешенең ике миллион сумын урлаганКичә мошенниклар биш кешенең ике миллион сумын урлаган
Кичә мошенниклар биш кешенең ике миллион сумын урлаган

Уфада 66 яшьлек пенсионерны мошенниклар бурычларын түләүдә ярдәм итү сәбәбе белән кредит алырга һәм автомобилен сатарга күндергәннәр. Ышанучан ир җинаятьчеләрнең исәбенә бер миллион сумнан артык акча күчергән.

Октябрьскийда яшәүче 35 яшьлек хатын танышу кушымтасыннан чит кешегә ышанып, 752 мең сумнан мәхрүм калган. Аферист аңа инвестицияләрдә тиз акча эшләргә тәкъдим иткән, ә акча алганнан соң элемтәгә чыкмый башлаган.

Уфада тагын өч кеше шуңа охшаш алдау схемасының корбаны булган. Җинаятьчеләр, үзләрен салым хезмәте һәм "Госуслуги" хезмәткәрләре дип таныштырып, зыян күрүчеләрнең шәхси мәгълүматларын әйттергәннәр һәм сайт аша алар исеменнән кредит алганнар.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: телефон аша билгесез номерларга җавап бирмәгез. Чит кешеләргә ышанмагыз, бигрәк тә акча мәсьәләләре буенча таныш булмаган кешеләр белән аралашмагыз.

Шуны онытмагыз: дәүләт органнары хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша акча күчерүне сорамый! Акчагызны саклагыз!

Чыганак: Башинформ.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас