

73 яшьлек пенсионер кызга башта домофонны алыштыру уңаеннан шалтыратканнар, ә аннары янәсе хокук саклау органнарыннан. Үз акчаларын мошенниклардан коткарырга тырышып, хатын-кыз аферистларга 1 миллион сумнан артык акча җибәргән...
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә:
Телефоннан СМС кодларын әйтеп тормагыз. Әгәр сез Дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеген югалткансыз икән, паникага бирелмәгез. Аны торгызырга мөмкин, ә аферистларга җибәрелгән акчаларны кайтару күпкә катлаулырак булачак.
Фото: myslo.ru.